Ф.Мөхәммәтшин: “Наркоманияне профилактикалау турында” ТР законы тормышчан булырга тиеш

“Психоактив матдәләрне куллануга медицина тикшерүе 15 яше тулган укучыларның язмача ризалыгы һәм 15 яше тулмаган укучыларның ата-анасының язмача ризалыгы нигезендә үткәрелә”, - диелә закон проектында
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). “21 нче гасыр чумасы белән көрәшү моңарчы нәтиҗә алып килмәде”, - дип белдерде бүген спикер Фәрит Мөхәммәтшин дњртенче чакырылыш ТР Дђњлђт Советыныћ икенче утырышында “Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” ТР закон проектын беренче укылышта караган вакытында.
Әлеге закон проектын беренче укылышка тәкъдим итеп, ТР вице-премьеры – Мәдәният министры Зилә Вәлиева: “Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” ТР закон проекты Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы карары нигезендә эшләнде. Чөнки бүгенге көндә бу юнәлештәге эшне җайга салучы законнар республика күләмендә дә, федераль дәрәҗәдә дә юк диярлек. Бары тик аерым сораулар гына”Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында” һәм норматив актлар белән көйләнә. Моннан тыш, республиканың наркотикларга каршы көрәш программаларын гамәлгә ашырган 10 елда психоактив матдәләрне куллануны профилактикалау буенча шактый тәҗрибә тупланды, алар норматив яктан ныгытуны таләп итә”, - диде.
Зилә Вәлиева китергән мәгълүматларга караганда, ел саен Татарстанда 700гә якын кеше наркоманга әйләнә, ә 9 меңнән артык кеше исәптә тора.
Әлеге закон проектын әзерләгәндә гамәлдәге норматив база, РФнең башка төбәкләре закон актлары, психоактив матдәләрне куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча ТРсы министрлык һәм ведомстволарының эш тәҗрибәсе кулланылган. “Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” ТР закон проектында наркотикка бәйле булганнарның республика хакимияте органнарында, белем бирү һәм медицина учреждениеләрендә, техноген җитештерү һәм автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка шундый зыян китерерлек урыннарда эшләүләренә юл куймауга юнәлтелгән нигезнамәләр ныгытылган.
Проектта балалар һәм яшьләрне наркотикларга каршы торырга өйрәтү, пропаганда эшен алып бару күздә тотыла. Шулай ук төнге клуб һәм башка күңел ачу урыннарында психоактив матдәләрне тарату һәм куллануга юл куймауга юнәлтелгән хокукый нормалар аерым бүлек булып бирелә.
Законның дүртенче бүлеге психоактив матдәләрне мединицадан тыш кулланучы затларны ачыклау һәм исәпкә алуны күз алдында тота. “Психоактив матдәләрне куллануга медицина тикшерүе 15 яше тулган укучыларның язмача ризалыгы һәм 15 яше тулмаган укучыларның ата-анасының язмача ризалыгы нигезендә үткәрелә. Укучы һәм студент тарафыннан наркотиклар куллану факты ачыклану аны укудан чыгару өчен нигез була алмый”, - диелә закон проектында.
Әлеге закон проекты буенча барган “кайнар” бәхәсләрдән соң спикер Фәрит Мөхәммәтшин аның тормышчан – халыкка аңлаешлы булырга тиешлеген билгеләп үтте. Матбугат очрашуы вакытында парламент башлыгы республикада наркоманиягә каршы өченче программаның гамәлгә кертелүен, әмма бу чирнең шәһәрләрдә генә түгел, авылларга да үтеп керүен ассызыклап үтте. Ф. Мөхәммәтшин фикеренчә, бу өлкәдәге проблемалы мәсьәләрне законга кертеп, аларны закон белән ныгыту зарур. Укучыларны һәм студентларны наркотиклар куллануга тикшерүне ул хокукларны чикләү дип түгел, киресенчә, аларның ихтыяҗларын яклауга юнәлтелгән чара дип бәяли һәм бу эштә анонимлык булырга тиеш дип саный.