Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советында торак базарын үстерү турында киңәшмә үткәрде

РФ Дәүләт Советының эшче төркем утырышы Россия Хөкүмәте йортында узды.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советында торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча эшче төркем утырышын үткәрде. Анда ипотека кредиты ставкаларын киметү, алданган өлешчеләр проблемасы, өлешләп төзүне финанслауның яңа схемалары турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге эшче төркем әгъзаларына торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Алар РФ Дәүләт Советы Президиумында каралачак. Илкүләм проектның максаты – Россиядә якындагы 5 елда өстәмә 120 млн квадрат метр торак төзү, ел саен 5 миллион россияле өчен яшәү шартларын яхшырту.

РФ Дәүләт Советы эшче төркеме әгъзалары субъектларның торак төзелеше һәм шәһәр мохитен төзекләндерү буенча проблемалы мәсьәләләрен хәл итү алымнары федераль дәрәҗәдә өйрәнелергә һәм кулланылырга тиешлеге турында килеште.

РФ Дәүләт Советының эшче төркем утырышы Россия Хөкүмәте йортында узды. Анда РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев, РФ Президенты Аппараты хезмәткәрләре, Россия субъектлары башлыклары катнашты.