«Бердәм Россия» партиясе Татарстанда праймеризлар өчен 560 участок ача

Якынча тавыш бирү кысаларында республика парламентына кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елның 26 май аенда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республика парламентына кандидатлар исемлеге формалаштыру өчен якынча тавыш бирү үткәрәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәяси совет утырышында әйтте.

«Якынча тавыш бирү көнендә, 26 майда Татарстанда 560 участок ачу планлаштырыла. Мәҗбүри шарт – депутатларның очрашуларда һәм дебатларда катнашуы. Без сайлаган кандидатлар бу сынау аша узачак, икенчедән сайлучылар тавышын ишетү мөмкинлеген алачак», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

2019 елда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчелеге яңартылычак, дип билгеләп үтте ул. «Февральдә төбәк бүлеге конференциясен үткәрергә, үзгәрешләр кертергә, сәяси совет һәм аның президиумына сайлаулар үткәрергә планлаштырабыз», — диде сәяси совет секретаре.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның «Бердәм Россия» партия эше өчен професииональ кадрлар әзерләү эшен көчәйтәчәк. «Сәяси лидер проекты» эшләтеп җибәрелде, «Югары партия мәктәбе»нә кадрлар җыю башланды. Кадрларны укытырга кирәк. Без аңлатырга, катнашырга җәлеп итәргә, өйрәтергә тырышабыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.