news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районында башкарма комитет җитәкчесе сайланды

Депутатлар советы Илнур Шакиров кандидатурасын хуплады.

Югары Ослан районында башкарма комитет җитәкчесе сайланды
«Волжская новь»

(Казан, 21октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илнур Шакиров билгеләнде. Аның кандидатурасын муниципаль советның IV чакырылыш депутатлары икенче утырышта хуплады. Бу хакта «Волжская новь» газетасы яза.

Башта Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына дүрт кандидат дәгъва итте, әмма соңыннан аларның берсе тәкъдим итүдән баш тартты. Нәтиҗәдә, җитәкчене депутатлар өч дәгъвачыдан – Алексей Цветков, Абильфет Максимов һәм Илнур Шакиров арасыннан сайлады.

Шакиров шулай ук «ышаныч белдерүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм Югары Ослан районы файдасына мөмкин кадәр тырышырга вәгъдә итте», - дип билгеләп үтә басма.

Совет утырышында ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов катнашты.

Илнур Шакировка кадәр эшләгән Виктор Тимиряев 23 сентябрьдә үз вазифасыннан китте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100