news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Гайзатуллин: Мондый киеренке бюджетның беркайчан да булганы юк иде

Имин булмаган вазгыять очрагында беренчел булмаган чыгымнарны киләсе финанс елына күчерергә мөмкиннәр, диде финанслар министры.

Радик Гайзатуллин: Мондый киеренке бюджетның беркайчан да булганы юк иде
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты депутатлары 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына бюджет закон проекты буенча фикер алышты. Парламент комитеты утырышында Татарстан финанслар министры Радик Гайзатуллин Татарстанда мондый киеренке бюджетны кабул ителгәне булмавын әйтте.

Комитет рәисе Леонид Якунин финанслар министрыннан имин булмаган вазгыять очрагына республиканың керем резервлары булуы белән кызыксынды.

«План чорында ниндидер салым акчалары килеп җитмәгән очракта резервлар бармы, чөнки агымдагы ел вазгыяте бюджет үтәлеше процессы җиңел бармавын күрсәтә. Төрле вакыйгалар өчен резервлар бармы?», — дип сорады депутат.

«Консолидацияләнгән бюджетның һәм республика бюджетының керем өлеше бик киеренке. Күп кенә объектив факторлар керемнәр буенча киеренке бюджет формалаштыруга китерде», — диде ул.

Билгеле киеренкелек булган очракта, киләсе елда финанслау чыганаклары табылмаса, беренчел булмаган чыгымнарны кичектереп торырга кирәк булачак, диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100