news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Татарстаннан күпме кеше Дәүләт Думасына үткәне әлегә билгеле түгел

«Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга йомгак ясагач кына Татарстаннан күпме депутат үтәчәге билгеле булачак», — диде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстаннан күпме кеше Дәүләт Думасына үтәчәге Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе карарыннан соң гына билгеле булачагын әйтте.

«Дәүләт Думасына төбәкләрдән узучы депутатлар санын исәпли торган билгеле формулалар бар. Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга йомгак ясагач, карар чыгара. Әлеге карардан соң гына Думага кайсы партиядән, шулай ук Татарстаннан, күпме депутат үтәчәге билгеле булачак», — диде Андрей Кондратьев Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Мәгълүм булганча, Дәүләт Думасына Конституция нигезендә барлыгы 450 депутат биш елга сайлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100