news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев Дәүләт Советына өстәмә сайлауларның якынча нәтиҗәсен әйтте

Азино округы буенча иң күп тавышны Эмиль Хөснетдинов, Студенческий округы буенча — Ренат Сибгәтуллин җыйган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ике округ буенча өстәмә сайлауларның якынча нәтиҗәсен әйтте.

17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар белән беррәттән, Татарстанда параллель рәвештә җирле үзидарә органнарына, Азино һәм Студенческий округлары буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды.

«Якынча мәгълүматлар буенча, Азино округында өстәмә сайлауларда сайлау хокукына ия булучыларның 57,9 проценты катнашты. Эмиль Хөснетдинов 55,01 процент, Руслан Христофоров — 15,1 процент, Венера Нәгыймова — 14,5 процент, Семен Грицев — 13,6 процент тавыш җыйды», — диде Андрей Кондратьев Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда Студенческий округы буенча сайлаучыларның 83,2 проценты катнашкан. Ренат Сибгәтуллин 63,6 процент, Динар Әюпов — 12,1 процент, Артем Балобанов — 11,5 процент, Рәшид Мәүлиев — 11,1 процент тавыш җыйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100