Миңнеханов: Метшин командасы барлык бурычларны да үтәве, аларның көче турында сөйли

Татарстан Президенты дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясендә депутатларга теләкләрен җиткерде.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан мэры Илсур Метшин командасының барлык бурычларны үтәве аларның көче турында сөйли. Бу фикерне Казан ратушасында дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Республикабызда, аеруча башкалабызда эшләгән эшләр — федераль үзәкнең, Президентыбыз Владимир Путинның зур ярдәме. Безнең барлык инициативалар, теләкләр — Универсиада, йөзү буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты һәм башка зур чаралар — дәүләт башлыгының ышанычы. Бу бурычларны һәрвакыт башкарып чыгуыбыз безнең мэрның көчле командасы турында сөйли», — диде Татарстан Президенты.

Сессия катнашучыларының алкышлары белән ул Илсур Метшинга һәм аның командасына республика яулаган казанышлар өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган 15 елда күп нәрсә эшләнде, ә алга таба тагын да күбрәкне эшләргә туры киләчәк. Бу халыкның күпкә таләпчәнрәк була баруына бәйле. Казан шәһәр думасының яңа составында Россиянең барлык зур партияләреннән дә депутатлар бар, әмма Татарстан Президенты партия мәнфәгатьләре өчен түгел, ә беренче чиратта халык мәнфәгатьләре өчен эшләргә кушты.

Илсур Метшин ярдәм һәм теләкләре өчен Президентка рәхмәтен белдерде. Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясе бүген Казан ратушасында башланды. Алдарак Илсур Метшин киләсе биш еллыкта Татарстан башкаласы хакимияте өчен дүрт өстенлекне атаган иде. Мәсәлән, Казанда уртача хезмәт хакы кимендә 55 мең булырга тиеш.