news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәр думасы Илсур Метшинны Татарстан башкаласы мэры итеп сайлады

Казан ратушасында дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясе бара.

Казан шәһәр думасы Илсур Метшинны Татарстан башкаласы мэры итеп сайлады

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Илсур Метшин кабаттан Казан мэры вазифасын башкарачак. Әлеге карар дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясендә кабул ителде.

Яшерен тавыш бирү өчен 50 бюллетень әзерләнгән иде, аларның 48е тапшырылды. 44 депутат хуплап тавыш бирде, 4 депутат ризасызлык белдерде.

«Шулай итеп Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 33 уставы нигезендә, күпчелек тавыш белән Казан шәһәре муниципаль бермәлеге башлыгы, Казан мэры булып Метшин Илсур Рәис улы сайланды», — дип нәтиҗәләрне яңгыратты хисап комиссиясе рәисе Лилия Бакулина.

Моңа кадәр Илсур Метшин рәттән өч срокка мэр булып сайланды һәм 15 ел дәвамында Татарстан башкаласын җиткәләде. 2019 елда ул ООН каршындагы Җирле хакимият органнарының консультатив комитеты президенты булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100