Фәрит Гәрәев: «Казан шәһәр думасы көзге сайлаулардан соң шактый яшәрде»

Депутатларның уртача яше – 43.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан шәһәр думасы составы шактый яшәрде. Бу хакта дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясендә Казан Сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев әйтте.

«Казан шәһәр думасының яңа составы шактый яңарды һәм яшәрде. Депутатларның уртача яше — 43. Ир-атлар — 74, ә хатын-кызлар 26 процент», — диде докладчы.

Тавыш бирүдә сайлаучыларның 62 проценты катнашкан. Ә 2015 елда шундый ук сайлауларда тавыш бирүчеләр 13 процентка кимрәк булган.

Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясе бүген иртән Казан Ратушасында башланды. Көн тәртибендә 20 тема, шул исәптән быелга, 2021 һәм 2022 елгы план периодына Казан бюджетына үзгәрешләр кертү, Казан шәһәренең Яшьләр парламенты турында һәм башкалар.