news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Денис Калинкин Казан шәһәре мэры урынбасары булды

Денис Калинкин Казан шәһәре башкарма комитеты белән 2014 елдан бирле идарә итте.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Денис Калинкин вакытыннан алда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде. Аны шәһәр мэры урынбасар итеп билгеләделәр. Бу хакта дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясендә билгеле булды.

«Денис Геннадьевичка характеристика биреп торырга кирәкмидер дип уйлыйм. Сайлануыгыз белән котлыйм», — диде Казан мэры Илсур Метшин.

Денис Калинкин 2014 елдан Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы вазифасын башкарды. Моңа кадәр ул башкарма комитет аппаратын җитәкләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100