Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасында алты зур сәяси партия тәкъдим ителгән

Мандатларны «Бердәм Россия», КПРФ, «Россия коммунистлары», ЛДПР, «Гадел Россия» һәм «Партия роста» алган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасы составына Россиянең алты зур сәяси партиясе вәкилләре керде. Бу хакта Казан сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев әйтте.

«Депутатлар корпусы тулысынча 50 депутат составында төзелде. Аларның 25е партия исемлегеннән, 25е бер мандатлы сайлау округларыннан сайланды», — диде Фәрит Гәрәев.

Бердәм сайлау округы буенча «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлекчәсе 18 мандат, КПРФ — дүрт мандат һәм «Гадел Россия» — өч мандат алган.

Бер мандатлы сайлау округлары буенча «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлекчәсе 16 мандат алган. Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр биш мандат һәм «Россия коммунистлары», ЛДПР, «Гадел Россия» һәм «Партия роста» берешәр депутатлык мандаты кабул иткән.

«Казан шәһәр думасында Россиянең барлык зур сәяси партияләре дә тәкъдим ителгән. Казан шәһәр думасының составы шактый яңарды һәм яшәрде. Депутатларның уртача яше — 43», — диде спикер.