Өлкә башлыгы Сергей Морозов Казан һәм Татарстан турында сокланып сөйләде

Өлкә башлыгы Сергей Морозов Казан һәм Татарстан турында сокланып сөйләде

(Ульяновски, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсенең төп рәсми басмасы “Народная газета” Татарстанның “Зур Идел” бергәлегеннән чыгуын аны бетерү, дип яза. Ләкин моңа әллә ни пошынучылар күренми. Белгечләр әйтүенчә, күп еллар буе кризис хәлендә булган Сембер өлкәсенә аның бернинди файдасы булмаган.

Губернатор Сергей Морозов һәм өлкә үзәге мэры Сергей Ермаков оештырган матбугат конференциясендә дә сүз өлкәне аякка бастыру чаралары турында барды. Бу җәһәттән, җирле җитәкчеләр Казаннан, Татарстаннан үрнәк алып яшәргә кирәклеген ассызыклады.

Ә “Ульяновская правда” газетасы болай язып чыкты: “Казандагы очрашулар барышында киләчәктә икътисади һәм мәдәни мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек турында килешенгән. Бу гаҗәп тә түгел: өлкә халкының 20 проценты чамасын татар халкы вәкилләре тәшкил итә бит. Шунлыктан, Ермаков фикеренчә, Ульяновски һәм Казан дустанә яшәргә һәм барлык тормыш тармакларында да тыгыз хезмәттәшлектә торырга тиешләр”.