420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Әзербайҗан Республикасы Дәүләт чик хезмәте башлыгы генерал-полковник Эльчин Исаага оглы Гулиев белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Яклар кайбер юнәлешләр буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.