Корея ярымутравындагы вазгыять кинәт кискенләште

КХДР Көньяк Кореяга Пхеньянга каршы пропагандасын туктату таләбе белән ультиматум игълан итте

 (Казан, 20 август, «Татар-информ»). Корея Халык-Демократик Республикасы, Көньяк Корея чигендәге “җитди вакыйгалар” белән бәйле рәвештә, Дәүләт оборона комитетының ашыгыч киңәшмәсен үткәрде, дип яза «Коммерсантъ».

Җирле ММЧ хәбәрендә, Пхеньян Сеулга “48 сәгать дәвамында алар тарафыннан КХДРга каршы алып барыла торган психологик сугышны туктатырга һәм чиктә куелган репродукторларны алырга” дигән таләп белән ультиматум игълан итте.

Элегрәк, Корея ярымутравында бүген вазгыять кинәт кискенләште, дип хәбәр ителгән иде. КХДР артиллериясе Көньяк Корея хәрбиләре позициясенә - Корея ярымутравын бүлгән хәрби-демаркацион линиясенең төньяк участогы буйлап атты. Көньяк Корея дә җавап уты ачты. Теге яки бу якка килгән зыян турында әлегә хәбәр ителми, әмма бу күрше илләр арасындагы күптәнге низагны көйләүне җитди катлауландырырга мөмкин.

Корея халык армиясе гаскәрләре Хәрби көчләре тактик һөҗүм өчен тулы хәрби әзерлеккә китерелгән. КХДР башлыгы Чен Ыннан шундый әмер алынган, дип хәбәр итте бүген "Интерфакс" "Ренхап" агентлыгына сылтама белән.