ТР ДС, сайлау законнарына үзгәрешләр кертүне киметүне сорап, Нарышкинга мөрәҗәгать әзерли

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренә караганда, “сайлау законнарының еш үзгәрүе сайлау процессының тотрыклы булына китерми”

  (Казан, 21 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Сайлау законнарының еш үзгәрүе Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинга мөрәҗәгать әзерләргә этәрде.

“Без, сайлау законнарына үзгәрешләр кертүне киметүне сорап, Дәүләт Думасы рәисе адресына мөрәҗәгать әзерлибез. Шундый эчтәлектә хат әзерләнәчәк һәм имза куям”,- дип белдерде ТР ДС утырышы тәнәфесендә узган матбугат конференциясендә республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренә караганда, “сайлау законнарының еш үзгәрүе, сайлау процессының тотрыклы булына китерми”.

Искәртеп узабыз, бүген Татарстан Дәүләт Советы ТР Сайлау кодексына һәм ТР ның референдум турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте.