ТР Дәүләт Советының 51 нче утырышы бүген Казанда уза

Утырышның көн тәртибендә - 31 мәсьәлә

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 51 нче утырышы бүген Казанда уза. Сәгать 10.00да башланачак утырышның көн тәртибендә - 31 мәсьәлә.

Депутатлар тарафыннан, аерым алганда, 11 ТР закон проекты, 12 федераль закон проекты һәм РФ субъектларының закон чыгару органнарының закон чыгару иницивативасы каралачак. Шулай ук ТР Дәүләт Советыннан ТР Иҗтимагый палатасы составына кандидатуралар турында мәсьәләне карау планлаштырыла.

IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 51 нче утырышының көн үзәгенә чыгарылган республика закон проектлары арасында – “Аеруча социаль ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар һәм гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервка алу турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР Закон проекты (өченче укылыш), шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетына Татарстан Республикасы дәүләт ярдәме турындагы закон проекты (өченче укылыш).

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинның 2012-2013 нче елларда республикада юл эшләре программаларын тормышка ашыру турында хисабын тыңлаячак.