ТР Дәүләт Советы спикеры: “Тиздән һәр сайлаучыга берәр җиренә чиплар куячакбыз яки колагына эләктерә башлаячакбыз”

Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлаулар барышында сайлау участокларында видеокүзәтү камералары булмаячак

 (Казан, 21 май, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлаулар барышында сайлау участокларында видеокүзәтү камералары булмаячак. Сайлау участокларында видеокүзәтүне оештыруга кагылган “ТР Сайлау кодексының 8 нче һәм 73 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан кире кагылды.

Бүгенге ТР парламенты утырышында документны КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, закон проектының максаты – закон нигезендә Татарстанда сайлау участокларында, аерым алганда, быел сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлауларда видеокүзәтү системасын файдалануны алдан уйлау. Депутат искәрткәнчә, видеокүзәтү системасы 2012 нче елның мартында РФ Президентын сайлаганда сайлау участокларында файдаланылды һәм тавыш бирүнең ачыклыган тәэмин итү коралы буларак үзен яхшы яктан күрсәтте.

Закон проекты, аерым алганда, түбәндәгеләрне күз алдында тота: видеокүзәтү чаралары тавыш бирү үткәрелә торган барлык бүлмәләрдә урнаштырылырга тиеш, ябык махсус участоклардан тыш (вакытлыча тоту изоляторлары һ.б.); яздырылган видеоматериал 5 ел дәвамында сакланырга тиеш. Бу инициативаны тормышка ашыру "бәясе" - 300 млн.сумнан артык.

Әлеге мәсьәлә буенча, аерым алганда, депутатлар Николай Рыбушкин һәм Марат Хәйруллин, шулай ук КПРФ вәкилләре Рафаил Нуретдинов һәм Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.

Закон проектын хуплап КПРФ фракциясе вәкилләре генә чыгыш ясады. Калган закон чыгаручылар тәкъдим ителгән чараны артык дип санады. Депутатлар каршы чыгу аргументлары арасында түбәндәгеләрне атады: сайлау комиссияләре эшенең ачыклыгы, аларның составларына барлык сәяси партияләрнең вәкилләре керә, шулай ук тавыш бирү урналарының үтә күренмәле булуы.

ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлау участокларында видеокүзәтү камералары сайлауларда фальсификацияләүдән һәм гражданнарның сайлау хокукларын бозудан панацея булып тормый.

“Тиздән һәр сайлаучыга берәр җиренә чиплар куячакбыз яки колагына эләктерә башлаячакбыз”, - диде ТР ДС спикеры. Ул ассызыклаганча, сайлау системасын яхшырту һәм илдә сәяси мәдәниятне арттыру өстендә эшләргә кирәк.