Татарстан парламенты митинглар турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектыннан баш тартты

Элек кабул ителгән закон җәмәгать кәефенә туры килә һәм аңа бернинди үзгәреш тә кертергә кирәкми, дип саный Марат Хәйруллин

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген ТР ДС утырышында “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр,тантаналы йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты буенча фикер алыштылар.

Закон проектының авторы депутат Артем Прокофьев (КПРФ фракциясе). Аның сүзләренә караганда, документ республикада гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр,тантаналы йөрешләр һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыруда каршылыклар тудыраучы гамәлдәге законның гадәттән тыш катгый нормаларын юкка чыгаруга юнәлдерелгән.

Закон проекты, авторы фикеренә караганда, җәмгыять өчен әһәмиятле мәсьәләләр буенча коллектив фикер алышуында катнашучы затлар саны нормасына һ.б. үзгәрешләр таләп ителә. Закон проекты дәүләт хакимияте органнары һәм прокуратура, консуллык, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, дини корылмалар яны территорияләрендә җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр,тантаналы йөрешләре һәм пикетлар уздыруны тыюны күздә тота. Мәйдан, сквер, паркларда бер кешегә 1,25 кв. метр урынына 0,7 кв. метр калдыру ниятләнә. Җәмгыять өчен әһәмиятле мәсьәләләр буенча коллектив фикер алышуында катнашучы затлар санын 150 урынына 300 кеше итү карала. Шулай ук ялгыз пикетларда катнашучылар арасын 30 дан 15 метрга кадәр кыскарту ниятләнә.

Иң төп төзәтмәләрнең берсе 12 маддәнең 3 пунктына үзгәрешләр кертү: ул дәүләт хакимияте органнары һәм прокуратура, консуллык, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, дини корылмалар янында 50 метрдан якынрак территорияләрдә җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр,тантаналы йөрешләре һәм пикетлар уздыруны тыя, диде ул.

Россия ЭЭМ ның ТР буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре закон проектына карата искәрмәләрен белдерде. Алар закон проектына документлар пакетында билгеләнгән.

ТР ДСның закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, үз чиратында, закон федераль закон белән бәйле, диде. Федераль законда төп тыюлар бар, ә субъектларга өстәмә төзәтмәләр кертү рөхсәт ителә. Республика законы митинглар һәм тантаналы йөрешләр үткәрү өчен барлык мөмкинлекләрне бирә: бу максатлар өчен билгеле урыннар расланган, диде ул. “Бу, сез әйткәнчә, Дәрвишләр бистәсе генә түгел. Бу очракта сез хаклы түгел. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында Казанның Татарстан үзәк урамы билгеләнгән, - диде Ш.Яһүдин закон проекты авторына мөрәҗәгать итеп. – Мөмкинлекләр бар, үзәк урамнар ябык түгел”.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, митингларны һәм тантаналы йөрешләрне килешеп башка урыннарда да үткәрү мөмкин, дип билгеләп үтте. Бары тик закон буенча эш итәргә кирәк. Ул хезмәттәшләрен парламент трибунасыннан чыгыш ясаганда, буш сүз сөйләмәскә чакырды.

Депутат Марат Хәйруллин, элек кабул ителгән закон җәмгыять кәефенә туры килә һәм аңа бернинди үзгәреш тә кертергә кирәкми, дип саный. Татарстан Дәүләт Советы бөтен искәрмәләр һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышкач, бу закон проектыннан баш тартты.