Сафиуллин ТР ДС депутаты вәкаләтеннән вакытыннан алда баш тарты

Ул, хакимиятнең башкарма органына эшкә күчү сәбәпле, депутат вәкаләтеннән вакытыннан алда баш тарту турында гариза язган

  (Казан, 21 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген республика парламенты утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты Дамир Сафиуллинның вәкаләтен вакытыннан алда гамәлдән чыгару мәсьәләсен карадылар.

Дамир Сафиуллин, хакимиятнең башкарма эшкә күчү сәбәпле, депутат вәкаләтеннән вакытыннан алда баш тарту турында гариза язды, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламентарий Лениногорскиның 36 нчы бер мандатлы сайлау округы буенча сайланган булган.

Бүген ДС депутат Сафиуллинның вәкаләте вакытыннан алдан гамәлдән чыгуы турында карар кабул итте.

Дамир Сафиуллин 2014 елның 19 маенда ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары итеп билгеләнде. Элек ул “Генерирующая компания” ААҖ генераль директорының корпоратив сәясәт буенча урынбасары вазыйфасын биләгән.