Мәҗлес вәкиле Кырым Дәүләт Советы вице-спикеры итеп билгеләнгән

Рәмзи Ильясов 2013 нче елның февраленә кадәр милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар буенча даими комиссиягә җитәкчелек иткән

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Кырым Дәүләт Советында рәиснең тагын бер урынбасары вазыйфасы гамәлгә кертелгән. Аңа Рәмзи Ильясов билгеләнгән. Тиешле карар бүген республика Дәүләт Советы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Республика Дәүләт Советы спикеры Владимир Константинов сүзләренчә, Ильясовны билгеләү Кырым татарлары проблемалары буенча тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Рәмзи Ильясов 2013 нче елның февраленә кадәр милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар буенча даими комиссиягә җитәкчелек иткән.