ТР Дәүләт Советында оештырылган эшче төркеме ТР Сайлау кодексының яңа редакциясен әзерли

“Без сайлау белән бәйле федераль законнарга кертелгән барлык үзгәрешләрне җентекләп өйрәнәбез”, - диде матбугат очрашуында катнашучылар
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында “Сайлауга кагылышлы федераль закон новеллалары һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексына кертергә кирәк булган үзгәрешләр” дигән темага матбугат очрашуы узды. Очрашуда Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина һәм ТР Сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин катнашты.

Валентина Липужина сүзләренчә, республика дәрәҗәсендәге сайлауларга кагылышлы норматив актлар Татарстан Республикасының Сайлау кодексына тупланган. Әмма федераль законнарга кертелеп торган үзгәрешләр республиканың Сайлау кодексында да чагылыш табарга тиеш. Хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советында оештырылган эшче төркеме ТР Сайлау кодексының яңа редакциясен әзерли. Билгеле булганча, 2010 елда муниципаль дәрәҗәдәге сайлаулар узачак.

В.Липужина Кодекска кертелә торган төзәтмәләр белән журналистларны да таныштырып үтте. Федераль дәрәҗәдә агымдагы елның ноябрь аенда кабул ителгән норматив актлар җирле үзидарә органнарының оешып бетү вакытын төгәл билгели. Элек ул төгәл билгеләнмәгән иде, хәзер исә 6 айны тәшкил итә. Икенче мәсьәлә “Коррупциягә каршы тору буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль законына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле. Әлеге закон сайлау комиссияләре әгъзаларына карата куелган таләпләрне ачыклый. “Бу законда сайлау комиссияләре әгъзаларына идарә органнарында эшләү, попечительлек һәм күзәтчелек советларында, чит илләрнең коммерцияле, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларда тору тыела”, - диде В.Липужина.

РФнең аерым закон актларына шулай ук муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләре вәкаләтләрен формалаштыруны көйләүче үзгәрешләр кертелгән. Сайлаулар вакытында залог кертү белән бәйле закон нигезнамәләре дә үзгәреш кичергән. Хәзер депутат булырга теләүчеләр залог кертү урынына, имзалар җыю белән чикләнә ала. “Моның яхшымы, начармы икәнлеген тормыш күрсәтер. Уңай ягы шунда: имзалар җыю өчен партияләргә эшчәнлекләрен активлаштырырга туры киләчәк. Бу юл белән алар сайлаучыларның сәяси белемен дә күтәрәчәк”, - диде В.Липужина.

Сайлаулар белән бәйле федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрнең соңгысы агымдагы елның маена туры килә. Әлеге төзәтмәләр РФ Дәүләт Думасына сайлауларда 7 процент “бусага”ны узмаган партияләргә кагыла. Әгәр партияләр халыкның 5 процентының тавышын җыйган очракта, бу партия вәкилләренә Думада 1 урын бирелә, 6-7 процент булса – 2 урын. Аларның вәкаләтләре башка партияләрдән сайланган депутатларныкы кебек. “Бу үзгәрешләр безнең партияләргә илһам бирер дип уйлыйм. Биш процентны җыю күпкә җиңелрәк”, - диде Валентина Липужина.

Анатолий Фомин билгеләп үткәнчә, сайлаулар белән бәйле законнарга үзгәрешләр кертү әле башланып кына килә. Чөнки күптән түгел генә РФ Дәүләт Думасы депутатларына бер төркем яңа закон проектлары тәкъдим ителгән. “Без сайлау белән бәйле федераль законнарга кертелгән барлык үзгәрешләрне җентекләп өйрәнәбез”, - диде матбугат очрашуында катнашучылар.