Сәрия Сабурская: Конституциядә социаль гарантияләрнең төгәл билгеләнүе бик яхшы

Конституция текстында шулай ук гаиләләр һәм балалар турында кайгырту, аларга ярдәм итү идеясе дә чагылыш табачак.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Конституциягә кертелгән социаль гарантияләр турындагы нигезләмәләр россиялеләрнең якланганлыгын тәэмин итәчәк. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Төзәтмәләрне уңай яктан гына бәялим. Конституциядә социаль гарантияләрнең төгәл билгеләнүе бик яхшы. Элеккеге Конституциядә хезмәткә, социаль яклауга хокук кына күрсәтелгән иде. Хәзер исә кешеләрнең якланганлыгы элеккеге кебек «гражданинның хокукы» буларак кына билгеләнми, ә бу хокукларның кайсы өлештә гамәлгә ашырылачагы төгәл күрсәтелә», - дип искәртте Сабурская.

Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләр нигезендә, пенсияләрне елына кимендә бер тапкыр индексацияләү мәҗбүри булачак, гражданнарга мәҗбүри социаль иминият, адреслы социаль ярдәм, шулай ук социаль пособиеләр һ.б. социаль түләүләрне индексацияләү гарантияләнә.

Моңарчы әлеге пунктларның күбесе федераль законнарда чагылыш тапкан иде. Аларны Төп законда беркетү ил территориясендә тагын да тулырак күләмдә гамәлгә ашырылуын тәэмин итәчәк, дип искәртте Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

«Конституция — төп закон, ә алга таба яңа закон актлары кабул ителәчәк, аларда Конституциядә беркетелгән гарантияләр төгәл күрсәтеләчәк. Нәрсә көтәргә? Бары тик уңай үзгәрешләр генә», - диде Сабурская.

Конституция текстында шулай ук гаиләләр һәм балалар турында кайгырту, аларга ярдәм итү идеясе дә чагылыш табачак.