Сергей Демидов Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе булды

Әлеге карар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына булган бәйге нәтиҗәсендә кабул ителде.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Сергей Демидов Татарстанның Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Муниципалитет советының тиешле карары Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылды.

Әлеге карар районда башкарма комитет җитәкчесе вазифасына булган бәйге нәтиҗәсендә кабул ителде, дип билгеләп үтелгән документта.

Алдан, 22 февральдә, Алексеевск районы советы Демидовны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп раслаган иде. Моңа кадәр ул Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары булып эшләгән иде.