Федерация Советы Кырым белән Севастопольның Россиягә керүе турындагы законны хуплады

Карар бертавыштан кабул ителде - 155 сенатор законны хуплап, тавыш бирде

 (Казан, 21 март, «Татар-информ»). РФ ФҖ Федерация Советы “РФга Кырым Республикасын кертү һәм РФ составында ике яңа субъект – Кырым Республикасын һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәрен булдыру турында”гы законны хуплады.

Карар бертавыштан кабул ителде - 155 сенатор законны хуплап тавыш бирде, дип хәбәр итә РБК.

Кичә законны Дәүләт Думасы хуплады.

Закон нигезендә, 2015 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр күчеш чоры булачак, шул вакыт эчендә ике яңа субъектның интеграциясе мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.

Ике яңа субъектның дәүләт хакимияте органнарына сайлаулар 2015 нче ел сентябренең икенче якшәмбесендә уздырылачак. Кырым белән Севастопольның хакимият органнары сайланганчы, бу вәкаләтләрне Кырым Республикасы Дәүләт Советы һәм Министрлар Советы, шәһәрнең Закон чыгару җыены башкарачак.