Берләшкән Милләтләр оешмасының генераль секретаре Чуркинны зур тәҗрибәле дипломат иде диде

Виталий Чуркин 20 февральдә Нью-Йоркта 65 яшьлек гомер бәйрәменә бер көн кала йөрәк өянәгеннән вафат булды.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Берләшкән Милләтләр оешмасының генераль секретаре Антониу Гутерреш вафат булган Россиянең Берләшкән Милләтләр оешмасы каршындагы даими вәкиле Виталий Чуркин турында "тәҗрибәле дипломат, гаҗәеп акылга ия көчле оратор hәм күпкырлы талант иясе кеше иде", диде. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.

 "Мин әле генә Нью-Йоркка кайттым hәм  танылган дипломат Виталий Иванович Чуркинның вафаты турында ишетеп, шок хәлендә калдым", - дип белдерде Гутерреш.

БМО җитәкчесе Чуркинның гаиләсенең hәм Россия Хөкумәтенең кайгысын уртаклашуын белдерде. 

"Без бергә озак эшләмәсәк тә, аның белән бергә эшләүне мин бик югары бәяли идем. Аның белемен, тәҗрибәсен, дустанә мөгалләмәсен сагыначакмын. Аның Берләшкән Милләтләр оешмасына керткән өлешенә баш иеп, гаиләсенең, якыннарының hәм Рәсәй Хөкүмәтенең, халкының авыр кайгысын уртаклашам", - диелә Гутеррешның Виталий Чуркинның вафатыннан соң ясалган белдерүендә.

Исегезгә төшерәбез, дипломат 20 февральдә Нью-Йоркта 65 яшьлек гомер бәйрәменә бер көн кала йөрәк өянәгеннән вафат булды.