Фәрит Мөхәммәтшин: “Без Яр Чаллыга башлангычларында ярдәм итәргә әзер”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Автошәһәрнең Совет утырышында катнашты

 (Яр Чаллы, 21 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллының II чакырылыш шәһәр Советының ХХIX утырышында катнашты, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.

Шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов 2013 нче елда башкарма комитетның эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Ул хәбәр иткәнчә, үткән елда сатылган товарларның күләме 192 млрд. сум булган, сәнәгать производствосы индексы 95 процентка җиткән. 2013 нче елда күп фатирлы йортларны ремонтлауга 1 млрд. 231 млн. сум бүлеп бирелгән, 166 йорт ремонтланган. 2013 нче елда яңа производстволар булдыруга инвестицияләрнең күләме 23,2 процентка арткан һәм 32 млрд.сум булган.

“2013 нче елда 310 мең кв.метр торак төзелде, 25 сәүдә объекты сафка бастырылды. Моннан тыш, Яр Чаллыда йорт комитетлары торгызылды, подъездлар буенча өлкәннәр сайланды. 2013 нче елда башланган эш 2014 нче елда дәвам ителәчәк”, - дип хәбәр итте Ф.Латыйпов.

Шәһәр Советы депутатлары кыш көннәрендә коммуналь хезмәтләрнең эше тиешле дәрәҗәдә булмауга зарланды. “Бүгенгә автомобиль юллары предприятиеләре проспектларны эшкәртү өчен махсус техника белән 36 процентка тәэмин ителгән, идарәче компанияләр техника белән 100 процентка тәэмин ителгән, - дип җавап бирде шәһәр мэры Васил Шәйхразиев. – Без акчалар табарга, аутсорсинг буенча хезмәттәшлек итәргә, салым базасын үстерергә тиеш. Безнең бурыч – 100 процентка эшләү”.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Яр Чаллының ТСЖ булдыру буенча башлангычларын республика дәрәҗәсендә хуплаячак: “Февраль ахыры - март башына кадәр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре Яр Чаллыга киләчәк. Уңай эш бара, кирәк булса – йорт буенча өлкәннәре материаль яктан кызыксындырачакбыз”.

Васил Шәйхразиев чыгышында билгеләп үткәнчә, шәһәрдә күп өлкәдә үсеш күзәтелә: балалар бакчалары профильләрен үзгәртә, яңа эш урыннары, сәүдә урыннары барлыкка килә, шәһәр предприятиеләрендә производство яңара.

Шулай ук проблемалар да бар, алар арасында – сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзүгә һәм ремонтлауга финанслау җитмәү. Яр Чаллының социаль ипотека буенча йортлар төзелә торган яңа микрорайонында урта мәктәпләр җитми.

Шәйхразиев ассызыклап үткәнчә, шәһәрдә, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсен булдыру өчен, акчалар һәм резервлар табарга кирәк, чөнки инде хәзер шәһәрдә йортлар буенча өлкәннәр, хезмәт күрсәтүчеләр, идарәче компанияләр арасында багланыш кораллары бар.

Ф.Мөхәммәтшин депутатлар корпусының халык белән эшләүгә ачык булуын бәяләде һәм хәзер Яр Чаллыны үстерергә игътибар итү вакыты җиткәнлеген әйтте. “Моношәһәр статусыннан китәргә кирәк, ләкин бу бик авыр. Күп нәрсә эшләргә кирәк. Чаллыны, кешеләрнең тормышын үстерү безнең өчен – иң өстенлекле юнәлеш. Яр Чаллы беренче унлыкта. Барлык кыенлыкларга карамастан, төзелеш, ремонт программалары, социаль программалар башкарыла. Шәһәр эшчәнлеге үрнәк итеп куела”.

Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе авылларның хәзерге хәленә бәйле борчылуын белдерде. Аның сүзләренчә, мәдәният йортларын төзү һәм булганнарын ремонтлау буенча Президент программалары авылда мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән. Ул ассызыклаганча, мәдәният бу елның өстенлеге булачак. Ф.Мөхәммәтшин депутатларны үзара һәм хакимият органнары вәкиләре белән аралашканда әдәплерәк булырга өндәде.

“Тәнкыйть үсешкә этәргеч булырга тиеш”, - диде ул.