news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Мин һәрчак газ ул — җәннәт дип әйтеп килдем, чөнки балачакта кизәк яга идек

«Газлаштыру — фантастика ул», - ди Татарстанның беренче Президенты.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанны газлаштыру авыл халкының тормыш-көнкүрешен сыйфатлы итеп яхшыртырга мөмкинлек бирде, чөнки йортларны җылыту мәсьәләсе хәл ителде. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белдерде.

«Газлаштыру — фантастика ул, мин бу сүздән курыкмыйм. Иң шомлы вакыт, кәгазь акча юк иде. «Газпром» рәисе Рем Вяхирев республикага килеп, газчыларга хезмәт хакы түләргә акча юк, диде. Ә без бурычлы идек. Елына 14-15 млрд кубометр газ сарыф итә идек һәм әҗәткә кердек.

"Газпром" планнарында авыл газификациясе программасы бар бит, дип җавап бирдем. Әйдәгез, мин әйтәм, без бурычлар хисабына Татарстанны газлаштырыйк та, аны сезнең баланска тапшырыйк. Һәм без предприятиеләребезнең бурычлары хисабына бөтен газ челтәрен югары басым ноктасыннан плитәгә кадәр «Газпром» балансына тапшырдык», — дип сөйләде Минтимер Шәймиев «ТНВ» телеканалына биргән интервьюсында.

«Мин һәрчак газ — җирдәге җәннәт, дип әйтеп килә идем, чөнки балачакта мичне кизәкләр белән яга идек. Без балачакта җәй буе мич ягу өчен кирпечләр әвәләдек. Авылда бер гаилә мунча яга икән, җылысы әле чыгып өлгергәнче, башкалар да шунда юынып чыга иде. Җылылык бәясе югары иде. Балачакта, әгәр ишекне ачык килеш озак тотсаң, йомшак җиреңә эләгә иде», — дип аңлатты Минтимер Шәймиев.

Татарстанның беренче Президентына кичә 85 яшь тулды. Бу уңайдан «ТНВ» телеканалында «Шәймиев» фильмы дөнья күрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100