news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Конституциягә үзгәреш керткәндә парламентны ничек атау мәсьәләсен күтәрде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Россия субъектларының Конституцион һәм Устав судлары ролен көчәйтергә тәкъдим итте.

Мөхәммәтшин Конституциягә үзгәреш керткәндә парламентны ничек атау мәсьәләсен күтәрде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем утырышында берничә инициатива тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Россия Дәүләт Советы тулы хокуклы дәүләт органына әверелгән очракта, кайбер төбәкләрнең парламентлары ничек аталачагы турындагы мәсьәләне күтәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан парламенты башлыгы „РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында“гы Федераль закон нигезендә, РФ субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару органы атамасында федераль дәүләт хакимияте органнары атамаларының нигезен тәшкил итә торган сүзтезмәләр булмаска тиешлегенә игътибар юнәлтте. Фәрит Мөхәммәтшин илнең алты субъекты хакимиятенең закон чыгару органнары Дәүләт Советы дип аталуын искәртте һәм әлеге мәсьәләне карау ихтыяҗы туганын әйтте», - диелә хәбәрдә.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук эшче төркем әгъзаларының игътибарын РФ субъектларының Конституцион һәм Устав судлары ролен көчәйтү, шулай ук муниципаль хакимият органнарының финанс мөмкинлекләрен киңәйтү кирәклегенә юнәлтте.

«Җирле хакимият органнарының вәкаләтләре һәм билгеле бер мандатлары булса да, аларны гамәлгә ашыру өчен финанс мөмкинлекләре юк. Муниципаль хакимият органнарының яхшы салым базасы булырга һәм алар үз территориясендәге мәсьәләләрнең нәтиҗәле хәл ителүе белән кызыксынырга тиеш», - дип искәртте ул.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына еллык Юлламасында Россия Конституциясендә РФ Дәүләт Советы статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100