ҮСК Медведевны РФ Президентлыгына кандидат итеп теркәү турындагы мәсьәләне караячак

Бүген РФ Үзәк сайлау комиссиясе Дмитрий Медведевны Россия Президенты постына кандидат сыйфатында теркәү турындагы мәсьәләне караячак
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген РФ Үзәк сайлау комиссиясе Дмитрий Медведевны Россия Президенты постына кандидат сыйфатында теркәү турындагы мәсьәләне караячак.
Шунысын да искәртик, беренче вице-премьер Дмитрий Медведев узган елның 17 декабрендә “Бердәм Россия” партиясе съездында кандидат итеп күрсәтелгән иде. Кандидатны хуплаулары турында, “бердәмроссиялеләр”дән тыш, “Справедливая Россия”, Россиянең Аграр партиясе һәм “Гражданская сила” сәяси партияләре дә белдерде. Д.Медведев кандидатурасын хуплауга документлар Үзәк сайлау комиссиясенә 14 гыйнвар көнне тапшырылды.
Хәзерге вакытта югары дәүләт посты өчен 5 дәгъвачы көрәшә. Д.Медведевтан тыш, алар арасында тагын ике партияле кандидат – КПРФтан Геннадий Зюганов һәм ЛДПРдан Владимир Жириновский бар. Г.Зюганов һәм В.Жириновский Президент вазифасына кандидатлар сыйфатында теркәлгәннәр инде.
Президентлык посты өчен шулай ук үз-үзләрен күрсәткән ике кандидат – экс-премьер Михаил Касьянов һәм Россия Демократик партиясе лидеры Андрей Богданов та көрәшүен дәвам итә.
Югары дәүләт постына кандидатларның соңгы исемлеге (ул президент сайлауларында тавыш бирү өчен сайлау бюллетенында урнаштырылачак) 27 гыйнвар көнне билгеләнер дип көтелә.
Россия Федерациясе Президентын сайлаулар 2008 елның 2 мартында узачак.