Рөстәм Миңнеханов 2018 ел өчен Россиянең 50 медиаперсонасы арасына керде

«Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән Россия персоналары рейтингында Владимир Путин беренче урынны били.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 ел өчен Россиянең 50 медиаперсонасы арасына керде. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе төзегән.

Рөстәм Миңнеханов рейтингның 24нче баскычында урнашкан. Россия гаммәви мәгълүмат чараларында аны 100 мең 950 тапкыр телгә алганнар. ТР Президентының рейтингтагы «күршеләре» - футболчы Артем Дзюба һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин.

Медиаперсоналар рейтингында РФ Президенты Владимир Путин беренче урынны били. Ул рейтингта икенче баскычта урнашкан Премьер-министр Дмитрий Медведевны алты тапкырга диярлек артта калдырган. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков – өченче урында.

«Медиалогия» компаниясендә билгеләп үтүләренчә, рейтинг Россия гаммәви мәгълүмат чараларында теге яки бу эшлекле белән бәйле хәбәрләр санына нигезләнгән. Рейтинг өчен мәгълүматлар 18 декабрьдә исәпләнгән.