Нурлат районы резервлары яңа башлык тарафыннан тулысынча кулланылачак – Ф.Мөхәммәтшин

Бу җаваплы вазыйфага туры килә торган кешене табу кыен, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе

 (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Нурлат шәһәрендә район Советының 37 нче утырышы узды, депутатлар муниципаль район башлыгын сайлады. Сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова 15 декабрьдә район Советына узган сайлаулар турында хисап тотты. Шәһәр округы буенча депутат итеп район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Равил Кузюров сайланды дип хәбәр итте ул. Бүген көннең беренче яртысында узган Нурлат шәһәре Советы сессиясендә депутатлар аны Совет рәисе итеп сайлады. Шулай итеп бүгенге утырышта депутатлар аның район башкарма хакимияте җитәкчесе вазыйфасыннан азат итү турындагы гаризасын канәгатьләндерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында 2013 елда республиканың социаль-икътисади үсешенә кыскача нәтиҗә ясады һәм уңышка ирешелгән юнәлешләрне билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, фаразланган тулай төбәк продукты күләме 1,5 трлн сум тәшкил итәчәк.
“Бу уңышта барлык татарстанлыларның да өлеше бар, нурлатлылар да хезмәт куйган, - диде республика парламенты җитәкчесе. – Республикада ФАПлар, мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары төзелеше буенча социаль программалар уңышлы гамәлгә куела. Күптән түгел республика бюджеты кабул ителде, чыгым өлешенең 65 процентын социаль маддәләр тәшкил итә. Киләчәктә бу санны 85 процентка кадәр җиткерергә планлаштырабыз. Бу бик күп.”
Республика парламенты рәисе Нурлат районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесен җаваплы һәм таләпчән, тәҗрибәле хуҗа буларак бәяләде һәм яңа җитәкче идарәсендә Нурлат районы потенциалы аның социаль-икътисади үсешен тизләтүенә ышаныч белдерде.
“Бу залда башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына Равил Кузюров кандидатурасын тәкъдим иткәнгә нәкъ 3 ай узды. Бу җаваплы вазыйфага туры килә торган кешене табу кыен”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Аннары район Советы депутатлары район башлыгы итеп Равил Кузюровны тәкъдим итеп чыгыш ясады.
Равил Кузюров республика җитәкчелегенә һәм район Советы депутатларына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгы булып сайланган очракта үз программасын тәкъдим итте.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Нурлат муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан Равил Кузюров сайланды.
Сессиядә ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Дәүләт Советы депутаты, Нурлатнефть НГТИ генераль директоры Илгиз Салихов, “Татнефть” генераль директоры урынбасары Ренат Мөхәммәдиев катнашты.