Владимир Путин: “Россиядә киләчәктә дә номиналь түгел, ә реаль Президент булачак”

Владимир Путин: “Россиядә киләчәктә дә номиналь түгел, ә реаль Президент булачак”

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Кичә РФ Президенты Владимир Путин “Тайм” журналы хәбәрчеләренә интервью бирде. Дәүләт башлыгы, үз карашынча, илкүләм лидер нинди булырга тиешлеге хакында сөйләде.

“Минемчә бу – административ һәм сәяси категория түгел. Ул эш өстәлендәге телефон аппаратлары саны белән билгеләнми, ә бәлки мораль категория һәм аның нигезен халык ышанычы тәшкил итә”, - дип китерә Владимир Путинның сүзләрен “Интерфакс” агентлыгы.

Дәүләт башында номиналь җитәкче булып, реаль сәясәтне башка кеше уздырган хәл мөмкинме дигән сорауга җавап биреп, РФ Президенты: “Юк, чөнки бездә монархия юк, без гамәлдәге Конституция кысаларында яшибез, һәм бөтен кеше, шул исәптән дәүләтнең югары түрәләре дә моны аңларга тиеш. Алар төп законга буйсынырга тиеш”, - дип белдерде. Аның фикеренчә, “илкүләм лидер” хакимият институтларында эшләвен дәвам итә икән, аның җилкәләренә зур җаваплылык ята. “Мондый кеше үзен куркыныч астына куя булып чыга, чөнки аның җилкәсенә хуплап каршы алынырга яки киресенчә каршылык уятырга мөмкин булган карарлар кабул итү өчен зур җаваплылык төшә”, - диде Президент.

Шул ук вакытта Владимир Путин “кешеләр белән гадел булырга, турыдан-туры диалог алып барырга, хәзере вакытта күңелләргә хуш килмәгән, әмма мәҗбүри чараларның киләчәктә уңай нәтиҗә бирәчәген исбатларга кирәк”, дип ассызыклады. “Әмма кешеләр моның шулай булачагына ышанырга тиеш. Димәк, бу кеше беркайчан да алдамаска тиеш. Адәм баласы хатадан хали түгел, әмма үз гамәлләреңә карата гадел булу һәм уңай нәтиҗәләргә ирешү зарур. Кешеләр белән шундый диалог урнаша икән, бу – уңышның нигезе дигән сүз”, - диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин Президент вазифасына керешкәч, “үз илемне торгызыр өчен бар нәрсәгә, теләсә нинди корбаннарга барырга әзер” дип карар иткәнлеген белдерә. “Мин үзем өчен моны бөтен тормышымның төп мәгънәсе итеп тәгаенләдем. Язмыш миңа үзем дә бер өлеше булган һәм элемтәне бик яхшы хис иткән халкым тарихында ниндидер уңай роль уйнау мөмкинлеге бирде”, - диде В.Путин.