news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар саны булганча сакланыр

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә 5,3 миллионнан артык татар исәпләнгәнлеген, бу ил халкының 3,7 процентын тәшкил итүен искәртте.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар саны, ким дигәндә, булганча сакланачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламент газетасы»на биргән интервьюсында әнә шундый фикер белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

«Бу халык санын алу нәтиҗәләре буенча халыкның татар өлеше саны, ким дигәндә, сакланыр дип уйлыйм. Статистика буенча, татар гаиләләрендә туучылар саны рус торак пунктларындагыга караганда күпкә югарырак. Бернинди үпкәләүләр булмасын», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә 5,3 миллионнан артык татар исәпләнгәнлеген, бу ил халкының 3,7 процентын тәшкил итүен искәртте.

Шул ук вакытта парламент башлыгы «халык санын алу- ул барысын да милли билге буенча санау гына түгел» икәнлеген әйтте. «Исәпкә алу кәгазьләрендә 33 сорау бар. Җавапларны анализлап, федераль үзәк социаль ярдәм күрсәтү һәм ил үсеше программаларын кабул итәчәк, социаль сәясәткә, сәламәтлек саклау, мәшгульлек өлкәсенә һәм башкаларга алга таба ни эшләргә, нинди ярдәм кирәклеген билгеләячәк», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100