news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин ватандашларның Россия чараларына баруларын түләргә тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе читтәге татарлар белән элемтәләрне, аларның туган телебезне, ватаныбызны онытмау омтылышларын саклап калу мөһим булуын искәртте.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чит ил ватандашларның Россиягә чараларга барулары өчен түләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул «Парламент газетасы»на биргән интервьюсында белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

«Татарстан - күпмилләтле республика, шул ук вакытта татарлар- Россиядә сан ягыннан икенче милләт һәм безнең башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә ватандашларыбыз күп. Безгә татарлар белән элемтәләрне, үзбилгеләнгәнлекне, аларның туган телебезне, ватаныбыз Россияне һәм безнең кече ватаныбыз - Татарстанны онытмау омтылышларын саклап калу мөһим», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы башка илләрдә яшәүче ватандашларыбызның мәктәпләрдә туган телне өйрәнү, тәңгәллекне саклау өчен республикадан дәреслекләр, материаллар һәм документлар белән ярдәм итүне соравын әйтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе 15 октябрьдә Мәскәүдә узган Бөтендөнья ватандашлар конгрессында аларны яклау буенча үз тәкъдимнәрен формалаштырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100