«Бердәм Россия»нең коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда роле хакында сөйләшү узачак

«Түгәрәк өстәл» утырышы иртәгә «Казан» милли-мәдәният үзәгендә үтә
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруда «Бердәм Россия» партиясе активының һәм иҗтимагый оешмаларның роле нидән гыйбарәт? Иртәгә «Казан» милли- мәдәният үзәгендә узачак «түгәрәк өстәл» утырышында әнә шул хакта фикерләшәчәкләр. Утырышны «Бердәм Россия» төбәк бүлеге Сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барачак, дип хәбәр итә партиянең төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.
«Түгәрәк өстәл» эшендә «Бердәм Россия» нең җирле бүлекләренең Сәяси советлары секретарьлары, «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекләре советлары рәисләре, әлеге партиянең һәм хәрәкәтнең парламенттагы фракцияләре әгъзалары катнашуы көтелә. Көн тәртибендә ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Шамил Дәүләтгильдеев, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, юстиция министры Мидхәт Корманов, һ.б. чыгышлары кертелгән.