news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда Думага сайлауның якынча нәтиҗәләрен игълан итте

Республикада ике партия биш процентлы барьерны узган. Бу - «Бердәм Россия» (79,01 процент) һәм «КПРФ» (9,64 процент) сәяси партияләре.

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда Думага сайлауның якынча нәтиҗәләрен игълан итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасында VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре белән таныштырды.

«Сайлау Татарстанда гадәти режимда, хокук бозуларсыз узды. Сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын эшкәртү эшләре төгәлләнде. Татарстанда барлыгы 2,9 млн кеше сайлау хокукына ия. „Бердәм Россия“ сәяси партиясе өчен республика сайлаучыларының 79,01 проценты тавыш бирде», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Кондратьев сүзләренчә, республикада бер мандатлы алты округ, РФ Дәүләт Думасы депутатлары мандатына ун сәяси партиядән 53 кандидат тәкъдим ителгән.

«Беренчел нәтиҗәләр буенча, Илья Вольфсон Идел буе округында – 62,25 процент, Илдар Гыйльметдинов Мәскәү округында 70,93 процент тавыш җыйган. Түбән Кама округыннан 72,45 процент тавыш белән Олег Морозов җиңгән. Чаллы округы буенча Дәүләт Думасына Әлфия Когогина 67,28 процент, Әлмәттә Азат Ягъфәров 69,77 процент тавыш белән өстенлек алды. Үзәк округта 56,93 процент тавыш җыйган Марат Нуриев җиңде», — ди ул.

  1. «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе — 79,01 процент
  2. «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясе — 9,64 процент
  3. ЛДПР сәяси партиясе — Россиянең либераль-демократик партиясе — 2,82 процент
  4. «Гадел Россия партиясе — дөреслек өчен — 2,69 процент
  5. Россия Коммунистлар партиясе — 1,33 процент
  6. «Яңа кешеләр» сәяси партиясе — 1,01 процент
  7. Пенсионерлар партиясе — 0,54 процент
  8. «Үсеш партиясе» бөтенроссия сәяси партиясе — 0,50 процент
  9. «Яблоко» Россиянең берләшкән демократик партиясе — 0,37 процент
  10. Россиянең азатлык һәм гаделлек сәяси партиясе — 0,28 процент
  11. «Зеленые» Россия экологик партиясе — 0,27 процент
  12. «Родина» бөтенроссия сәяси партиясе — 0,22 процент
  13. «Яшел альтернатива» сәяси партиясе — 0,21 процент
  14. «Гражданнар Платформасы» сәяси партиясе — 0,15 процент
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100