news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе: Сайлау вакытында хокук бозу очраклары теркәлмәде

Иң күп мөрәҗәгать интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау вакытында тавыш бирү барышына Татарстанда җитди хокук бозулар теркәлмәгән.

«Тавыш бирү көннәрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә 52 мөрәҗәгать килеп иреште. Барлык мөрәҗәгать буенча тикшерү эшләре уздырылды. Кануннарны бозу очраклары ачыкланмады», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның әйтүенчә, иң күп мөрәҗәгать интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан, социаль челтәрләрдән килгән. «Иң күп мөрәҗәгать сайлауларның беренче көнендә — 17 сентябрьдә булды», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100