Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларда 70 процент протоколны тикшерде

«Бердәм Россия» — 48,46%, КПРФ — 20,3%, ЛДПР — 7,69%, «Гадел Россия» — 7,43%, ә «Новые люди» — 5,55% тавыш җыйды.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда 70 проценттан артык беркетмә эшкәртелгән. «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия» һәм «Новые люди» партияләренең бишлеге үзгәрешсез кала. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе китергән мәгълүматларда әйтелә.

70% протоколны тикшергәннән соң «Бердәм Россия» — 48,46%, КПРФ — 20,3%, ЛДПР — 7,69%, «Гадел Россия» — 7,43%, ә «Новые люди» — 5,55% тавыш җыйды.