news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин россиялеләргә Дәүләт Думасына сайлауга килүләре өчен рәхмәт әйтте

Сайлауларда тавыш бирүнең ахыргы нәтиҗәләре 24 сентябрьдә ясалачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия гражданнарына VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында күрсәтелгән ышаныч һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Аерым рәхмәт сүзләрен, әлбәттә, Россия гражданнарына җиткерергә телим. Кадерле дуслар, ышанычыгыз, сезнең актив тормыш позициягез өчен рәхмәт. Чыннан да, сайлаучыларның 51 проценттан артыгы тавыш бирү, бу узган сайлауларда 47 процентка караганда күбрәк», — диде Россия лидеры Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белән очрашуда.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, парламент сайлауларында тавыш бирүчеләрнең күплеге россиялеләрнең парламентның түбән палатасы составын формалаштыруга җаваплы карауларын күрсәтә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сайлауларда тавыш бирүнең ахыргы нәтиҗәләре 24 сентябрьдә ясалачагын белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100