news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко Россиядә электрон тавыш бирү системасын киңәйтү планы турында сөйләде

Беренче тапкыр электрон тавыш бирү Үзәк сайлау комиссиясе раслаган берьюлы җиде төбәкне колачлады.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә электрон дистанцион тавыш бирү киләчәктә киңәйтеләчәк.

«Без быел кайбер төбәкләрдә онлайн дистанцион тавыш бирү системасын керттек, электрон тавыш бирү яхшы нәтиҗә күрсәтте. Без аны киләчәктә киңәйтергә планлаштырабыз», — дип Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сүзләрен китерә Sputnik радиосы.

2021 елгы Дума сайлауларының үзенчәлекләренең берсе — дистанцион электрон тавыш бирүне киң куллану.

Беренче тапкыр электрон тавыш бирү Үзәк сайлау комиссиясе раслаган берьюлы җиде төбәкне колачлады. Алар — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Курск, Түбән Новгород, Ярославль, Мурманск һәм Ростов өлкәләре, шулай ук Севастополь. 2,5 миллионнан артык кеше читтән тавыш бирде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, үзизоляция режимындагы Россия Президенты Владимир Путин шулай ук РФ Дәүләт Думасына сайлауларда онлайн-режимда тавыш бирүдә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100