news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думага сайлау вакытында Татарстанда 19 тапкыр техник төзексезлек очрагы теркәлгән

Сайлау участокларының 96 процентында тәүлек буе видеокүзәтү системасы эшләде.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау барышында Татарстанда 19 техник төзексезлек очрагы теркәлүен әйтте.

«Өч көн эчендә системада 19 тапкыр техник төзексезлек теркәлде. Электр көчәнеше артып китү сәбәпле, экрандагы төсләр үзгәреп алган, бер камера эшләвеннән туктаган булган һ.б. Һәр участокта икешәр камера куелган. Мондый хәлләр гадәти күренеш», — диде ул Бердәм матбугат үзәгендә.

Андрей Кондратьев сайлауның өч көн дәвамында — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узуын искәртте. «Күзәтүчеләр һәм иҗтимагый оешмалар тавыш бирүне контрольдә тотты. Гомумән алганда, сайлау барышын 500 мең кеше күзәтте. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек күбрәк», — дип аңлатты ул.

«Моннан тыш, сайлау участокларының 96 процентында тәүлек буе видеокүзәтү системасы эшләде. Трансляция белән теләге булган һәркем таныша ала — моның өчен һәр төбәктә күзәтү буенча иҗтимагый штаблар бар», — диде Кондратьев.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100