news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре 14.00 сәгатьтә игълан ителәчәк

Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр узды.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»).  Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре бүген Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать икедә игълан ителәчәк.

РИА Новости язганча, Үзәк сайлау комиссиясе Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләрен Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать икедә игълан итәргә планлаштыра.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр узды. Шушы ук көннәрдә Россия Федерациясенең тугыз төбәгендә субъект башлыгын һәм 39 региональ парламентка сайлау узды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100