news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев блогерларны Үзәк сайлау комиссиясенең эксперт советына чакырды

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе быел күзәтүчеләр арасында йөз блогерның катнашуын әйтте.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау барышындагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Ул комиссиянең экспертлар советына блогерларны да катнашырга чакырды.

«Иҗтимагый күзәтүчеләр арасында йөз блогер катнашты, алар республика Үзәк сайлау комиссиясенең эксперт советына чакырылды. Республикада көн саен сәяси партия һәм кандидатлардан 16 мең күзәтүче эшләде. Татарстанның барлык сайлау участоклары видеокүзәтү камерасы белән җиһазландырылган иде», — диде ул.

Кондратьев өченче сайлау кампаниясендә катнашкан блогерларга рәхмәт белдерде. «Алар репортажлар алып барды. Экспертлар советы соңгы елда сайлау системасы өчен этәргеч бирә торган мәйданчыкка әйләнде», — Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100