Татарстан депутаты ЛДПР партиясеннән үз теләге белән чыкты

Быел Менделеевск бермандатлы округы буенча республика парламентына депутатлыкка үткән Эдуард Шәрәфиев партия җитәкчелеге сүзләре белән килешмәгән.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына ЛДПР партиясеннән депутат булып сайланган Эдуард Шәрәфиев партиядән китүе турында белдерде. Бу хакта ул бүген Казанда парламентның беренче утырышында трибунадан әйтте.

8 сентябрьдә узган сайлауларда Эдуард Шәрәфиев Менделеевск бермандатлы округы буенча депутатлыкка үткән булган.

“Миңа шәхсән һәм, шулай ук минем өчен тавыш бирүче кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә караганда да, Владимир Вольфовичның безнең республика турында әйткән фикерләре көтелмәгән хәл булды. Янәсе, Татарстан акчага күмелгән, бездәге тормыш – карагруһчылык (мракобесие). Мин мондый сүзләргә каршы һәм бу хакта элек тә әйткәнем булды", - диде депутат.

Мәгълүм булганча, Владимир Жириновский РФ Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясен җитәкли. Эдуард Шәрәфиев сүзләренчә, партиядә аның фикерен хупламаганнар, шуңа күрә ул ЛДПРда әгъза булудан туктарга карар кылган. ТР Дәүләт Советында депутат булып эшләгәндә ул беренче чиратта үзенең сайлаучылары һәм республика мәнфәгатьләрен кайгыртачагын әйтте.