“Бердәм Россия” партиясе фракциясе җитәкчелеге Олег Морозовны РФ Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры вазифасына раслады

“Бердәм Россия” партиясе фракциясе җитәкчелеге Олег Морозовны РФ Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры вазифасына раслады

(Мәскәү, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Руслан Поляков). Кичә “Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе җитәкчелеге Россия парламентының түбәнге палатасында якташыбыз Дәүләт думасы вице-спикеры Олег Морозовны РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары вазифасына раслады.

Элек бу постны узган елның язында эшкә килгән Александр Жуков биләде. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызловның бер беренче вице-спикеры бар – закон проектлары эшчәнлеге өчен җавап бирүче Любовь Слиска.

Бүген “Татар-информ” агентлыгына парламентның Регламент һәм Дәүләт Думасы эшен оештыру комитеты Олег Ковалев аңлатканча, Олег Морозовның вәкаләтләренә “түбәнге палатаның хөкүмәт һәм Президент хакимияте белән багланышлары, Дәүләт Думасының пленар утырышларын үткәрү” керә. Морозов “Бердәм Россия” фракциясенә кергән дүрт депутат төркемчәсенең берсенең җитәкчелеге постын калдырмаячак.

Иртәгә Дәүләт Думасы Морозов кандидатурасын пленар утырышта расларга тиеш. Моннан тыш, депутатлар “Бердәм Россия” башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Волковны Дәүләт Думасының “гади” вице-спикеры постына билгеләячәк. Хәзер ул вазифаны биләүче Георгий Боос исә Калининград өлкәсе губернаторына кандидатлыкка билгеләнү сәбәпле, азат ителәчәк. Шулай итеп, Дәүләт Думасында “Бердәм Россия”дән 7 вице-спикер посты булачак.