ТР Президенты сайлауларында тавыш бирү бюллетеньнәре бастырыла башлады

Күпме бастырыласы Татарстанда 1 июльгә исәпләнгән сайлаучылар санына бәйле

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президенты сайлауларында тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыра башлады. Барлыгы 2 млн 976 мең 733 һәм шуңа өстәп тагын 1,5 процент сайлау бюллетене бастырылачак. Бу —Татарстанда 1 июльгә булган сайлаучылар саныннан чыгып исәпләнә. 26-28 август көннәрендә бюллетеньнәр барлык сайлау комиссияләренә җибәреләчәк.

Бу хакта бүген журналистлар өчен “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексына оештырылган матбугат туры барышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бюллетеньнәрнең һәркайсы саклагыч челтәр төшереп, махсус яшькелт төсле буяу кулланып, вак шрифт белән эшләнелә. Шуңа да бюллетеньнәрнең күчермәсен яки ясалма бюллетеньнәр эшләп булмый. Бюллетеньдә ТР Президентына кандидатлар алфавит тәртибендә урнаштырыла. Алар А4 форматында, татар һәм рус телләрендә бастырыла.

“Мондый таләпләр муниципаль сайлаулар өчен бастырылачак тавыш бирү бюллетеньнәренә дә кагыла. Муниципаль дәрәҗәдә сайлау комиссияләре бюллетень төсләрен үзләре билгели”, - диде Әгъзәм Гобәйдуллин.

“Идел-Пресс” комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров сүзләренчә, бюллетеньнәрне бастыру процессы басмаханәдә тәүлек әйләнәсе оештырылган һәм шуңа да бу процесс атна азагына тәмамланачак.

“Бюллетеньнәр яраксыз булып бастырылган очракта, алар махсус контейнерга салына һәм, комиссия тарафыннан беркетмә төзелгәннән соң, юк ителә”, - диде ул. Бюллетеньнәрне машина түгел, ә хезмәткәрләр саный. Аннан алар кисү участогына җибәрелә һәм, меңәрләп, пачкаларга туплана.

Искәртеп узабыз: Татарстанда бердәм сайлау көне быел 13 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне татарстанлылар ТР Президентын һәм җирле үзидарәләргә депутатлар сайлаячак. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт территорияләрендә яшәүче сайлаучылар кулына 3 төрле тавыш бирү бюллетене тапшырылачак. Бу әлеге җирлекләрдә депутатларны бер мандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча сайлау белән бәйле.