Путин Украина–Европа берлеге–Таможня берлеге очрашуында катнаша

Россия Президенты анда ике яклы очрашулар үткәрәчәк

  (Казан, 20 август, «Татар-информ»). 26 августта РФ Президенты Владимир Путин Минскига визит белән бара. Анда Таможня берлеге дәүләтләре башлыклары белән Украина Президенты Петр Порошенко очрашуында катнаша, шулай ук Европа комиссиясе вәкилләре дә булачак.

Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр бүген Украина Президенты матбугат хезмәте, 26 августта Минскида Украина белән ЕС арасындагы ассоциация турында Килешүне үтәүгә, Донбасста энергетика куркынычсызлыгы һәм вәзгыятьне тотрыкландыруга бәйле мәсьәләләләр буенча фикер алышу өчен, “Украина – Европа берлеге – “Евразия өчлеге” (Беларусь, Казакъстан, Россия) очрашуы уза, дип хәбәр иткән иде.