Путин Россиядәге милли республикаларда рус теле сәгатьләрен киметергә ярамавын белдерде

Россия Президенты кешене туган теле булмаган телне өйрәнергә мәҗбүр итү - дөрес түгел, дигән фикердә.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин бүген Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында илдәге милли мәктәпләрдә рус теле дәресләре сәгатьләрен киметүгә юл куймаска кирәклеге турында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Президент кешене туган теле булмаган телне өйрәнергә мәҗбүр итәргә, шулай ук рус телен укыту дәрәҗәсен төшерергә һәм вакытын киметергә ярамавын ассызыклаган һәм моңа игътибарны юнәлтергә өндәгән.

Владимир Путин шулай ук Россия халыкларының милли телләре – илдәге халыкларның үзенчәлекле мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булуын да әйтеп, бу телләрне өйрәнү Конституция белән гарантияләнгән ирекле хокук булуын да искәрткән.