ТР Президенты: Татарстанда профессиональ, эшкә сәләтле парламент булуы мөһим

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә катнашты.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда көчле, профессиональ, эшкә сәләтле парламент булуы мөһим. Бу хакта журналистларга «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясендә Татарстан Президенты, партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.«Бишенче чакырылыш республика парламенты, әйдәп баручы «Бердәм Россия» партиясенең эшенә йомгак ясарга кирәк. Бу безнең гражданнар алдында нәрсә эшләнүе һәм нинди бурычлар куелуы турында хисап. Алга таба да республика һәм ил өчен нәтиҗәле эшләргә кирәк. Безнең көчле, профессиональ, эшкә сәләтле парламент булуы мөһим», - диде Татарстан Президенты.Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программалары һәм милли проектлар гамәлгә ашырыла.Татарстан Президенты шулай ук журналистның сайлауларда җиңү яулаган очракта Татарстан Хөкүмәте әгъзаларының Татарстан Дәүләт Советына күчүе мөмкинлеге турындагы соравына җавап бирде.«Моның өчен алар республика гражданнарының ышанычына ирешергә тиеш. Хөкүмәт әгъзалары - тәҗрибәле кешеләр, зур юл узган, һәм парламентыбыз профессиональ булырга тиеш. Һәрвакыт, кадрлар мәсьәләсен хәл иткәндә, без моңа игътибар итәбез. Барысы да уңай булырга тиеш дип уйлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.